Караширмәдә «Авыл көне»
Соңгы елларда шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да авыл көннәрен бәйрәм итү матур традициягә әверелде. Бәйрәмгә авыл халкы, читтә яшәүчеләр һәм тирә-як авыллардан кунаклар килеп, Сабан туен дә хәтерләтә. Нәкъ шундый бәйрәм кичә, ягъни 17 июнь көнне Караширмә авылында узды.
Әлеге Авыл бәйрәме елдан-ел күңеллерәк, истә калырлык һәм эчтәлекле булып үтә. Бәйрәм күңелле уеннар, үзешчәннәр чыгышлары белән үрелеп барды. Килгән халык бик теләп катнашты уеннарда. Бүгенге көн авыл тормышында иганәчеләр роле дә зур. Күмәк көч тау күчерә дигәндәй, эшләр дә, бәйрәмнәр дә уртак көч белән оештырыла Караширмәдә. Бәйрәмне оештыручылар авыл тормышында актив катнашкан иганәчеләргә зур рәхмәтен җиткерә!
Бәйрәмнең күңелле мизгелләре фотоларда һәм видеоязмада.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев