Бүген Караширмә авылында «Авыл җыены» дип исемләнгән җәйге ишегалды бәйрәме гөрләде.
Аны авылның олысы да - кечесе дә яратып карады, уен-бәйгеләрдә актив катнашты. Чараны, күңелле итеп, Галиәскар Камал исемендәге татар дәүләт академиясе театры артисты, Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗан алып барды. Бәйрәмне оештыруда Караширмә авылы клубы мөдире Әкълимә Мәһдиева җитәкчелегендәге «Миләшкәй» фольклор ансамбле зур тырышлык куйды. Чарада үзен җыр, бию сәнгатендә, уен-көлкедә күрсәтергә теләүчеләргә зур мөмкинлек бирелде.
Бу хакта тулырак «Теләче» газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Поделитесь с друзьями
0
0
Нет комментариев