Караширмәдә дә “Нәүрүз” бәйрәме узды
Район яңалыклары

Караширмәдә дә “Нәүрүз” бәйрәме узды

Район мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында һәр милләткә хас бәйрәмнәрне барлау, гореф-гадәтләрне искә төшерү, балаларны милли традицияләр белән таныштыру буенча зур эш алып барыла.

Бүген  Караширмә авылында да күңелле язны каршы алу бәйрәме - "Нәүрүз" узды.

Һава торышы да нәкъ бәйрәмчә – кояшлы һәм җылы булды. Бала-чагалар, зурлар саф һавада рәхәтләнеп татар халкының милли уеннарын уйнады, биеде-җырлады. Гомумән, бераз гына булса да онытылып,  рәхәтләнеп ял иттеләр.

Бәйрәм чарасында ,  матур йоласына туры китереп ,  зур казанда ботка пешкән. Фото- видеолардан күргәнегезчә, ботка пешерүдә  бөтен авыл катнашкан, чөнки,  мәдәният хезмәткәрләре авыл буенча йөреп, боткага кирәк - яракны үзләреннән җыйган. Молодцы димичә, ни диясең инде менә!
Зөлфия Ибраһимова.

 


Нет комментариев