Караширмәдә яшьләр корбан ашы уздырды
Корбан бәйрәме көннәрендә күп гаиләләрдә Корбан чалына, Корбан итләре өләшенә, Корбан мәҗлесләре оештырыла.
Бүген Караширмә авылы яшьләре ярдәме белән, авыл клубында, корбан ашы узды.
- Өченче ел рәттән, шушылай яшьләр белән җыелышып үткәрүне гадәткә керттек. Быел Илназ Вахитов үзе атап, корбан чалдырды. 70 кешелек табынны әзерләүдә зур тырышлык һәм көч куйган авыл яшьләренә, кызларыбызга, шулай ук бу чарага нинди дә булса катнашы булган һәрбер мөселман кардәшләребезгә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алдагы елларда да, исән-имин булып, мул табыннар артында җыелышырга насыйп булсын иде" — дип хәбәр итте безгә әлеге авылдан Әклимә Мәһдиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев