Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Каравон» да күңелле

Бүген, ягьни 26 май көнне Лаеш районының Никольское авылында 32 тапкыр «Каравон» Бөтенроссия рус фольклоры фестивале булып үтте.

Анда муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район мәдәният бүлеге мөдире Даут Иксанов җитәкчелегендә районыбыз делегациясе дә катнашты. Традицион фестивальдә «Сударушка» (Теләче), «Задоринка» (Әбде), «Березка» (Шармыш) рус фольклор ансамбльләре катнышты һәм уңышлы чыгыш ясады. Фестивальне ачу тантанасында «Сударушка» рус фольклоры ансамбле коллективы акчалата сертификат белән бүләкләнде. Бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе кулыннан ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, республикабызның Атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Поташова кабул итеп алды. «Каравон» да бар да күңелле. Бу хакта тулырак «Теләче» газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев