Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Каршыга чыгалар, гомерләрне өзәләр...

Агымдагы елның өч аенда 14 райондашыбыз ярамаган урында каршы юнәлешле полосага чыкканы өчен юл хезмәткәрләре тарафыннан административ җаваплылыкка тартылган. Узган ел әлеге кагыйдәне бозучылар өчәү генә булган.

Статистик мәгълүматларга караганда, юл һәлакәтләренең күпчелеге ярамаган урында каршы як полосага чыгу аркасында була. Нигездә шул аварияләрдә кеше гомерләре өзелә, тән, җан җәрәхәтләре ясала. Машина йөртүчеләр каршыга килүче автомобиль белән ике араны күп вакытта дөрес исәпләми. Җитмәсә, узу вакытында тизлекне арттырырга туры килә. Юл хәрәкәте чикләүләренә игътибар итмәү транспорт белән идарә итүне югалтуга китерә. - Каршы юнәлештәге хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага кагыйдәне бозып чыгучылар Административ хокук бозулар кодексының 12.15. маддәсенең 4 өлеше нигезендә 5 мең сум штрафка тартыла яки 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә, - дип кисәтә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Ришат Нәзиров. Инспектор начар һава шартларында, әйтик, тоташ яуган яңгырлар, кышкы бураннар вакытында автомобиль белән идарә иткәндә куркынычсыз тизлек сайларга кирәклеген искәртә. Бу буранлы, томанлы һәм пыскак яңгырлы көннәрдә аеруча актуаль. Иң куркыныч маневр - алда барган транспортны узам дип каршы юнәлештәге юлга чыгу ди ул. Бигрәк тә алдагы машина артыннан яңгыр, кар бөртекләре буранлап барганда…

Фәнил Нигъмәтҗанов.

 Бу хакта тулырак район газетасында.

Фото: интернеттан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев