Катгыйлык таләп ителә
Бүген, ягъни 26 июнь көнне, муниципаль район Советының зур утырышлар залында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә багышланган утырыш булып үтте.
Утырышта быелның биш аенда районыбыз юлларындагы юл куркынычсызлыгының торышы белән юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы, полиция майоры Салават Каюмов таныштырды. Фикер алышуларда район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова, “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге директоры Ленар Хуҗин, район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Булат Низамов, хуҗалык эксплуатация конторасы җитәкчесе Газинур Закиров чыгыш ясады. Докладчылар үзләренең чыгышларында юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга катгый таләп куелырга тиешлеген ассызыклап үтте.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев