«Казан егетләре» - Аланда!
Район яңалыклары

«Казан егетләре» - Аланда!

Авыл мәдәният йортларында, клубларда районкүләм театраль фестиваль спектакльләре дәвам итә.

Алан авылы үзешчәннәре имтихан тотты. 

Мисал өчен, 21 март көнне авылдашлары һәм район мәдәният йорты белгечләре  алдында Алан авылы үзешчәннәре имтихан тотты.  Бу юлы алар дрматург Мансур Гыйләҗевның «Казан егетләре» спектаклен тәкьдим итте. Рольләрне ирле-хатынлы Айгөл (Асия), Гаяз (Альфред) Кашаповлар, Миләүшә (Фәүзия), Рушан  (Алмаз) Хаҗиевлар, Гөлинә (Фирдәүсә), Илназ (Фирдәвес) Хөсәеновлар,  абыйлы-сеңелле  Илүзә (Хәбибә) , Дилүс (Тукай)  Хәбибуллиннар, Илнар Хәсәнов (Мөбәрәк) башкарды. 

Спектакльне тамашачы бу юлы да  яратып карады.

Әсәрне сәхнәгә мәдәният йорты директоры Гүзәлия җамалиева куйган. Режиссер ярдәмчесе – Сиринә Исмәгыйлова.  Спектакльнең иганәчесе  – шәхси эшмәкәрләр Раушания Хадиуллина. Илдар Фазылҗанов, Ислам Фаттахов һәм «Алан»  җәмгыяте (генераль директоры Алмаз Фасхетдинов).

Спектакльне тамашачы бу юлы да  яратып карады, үзешчән артистларның чыгышы аларның көчле алкышларына күмелде. Чөнки әйбәт уйнадылар. Бу хакта тулырак «Теләче» газетасының алдагы саныннан укып белә аласыз. 


Нет комментариев