Кече Кибәхуҗада сабан туе гөрли
515
0
Сабантуйның традицион уеннарында олысы да, кечесе дә бик теләп катнашты.
Өч авылны берләштергән Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә узучы бәйрәмгә күрше авыллардан килүчеләр һәм ерак шәһәрләрдән дә кайтучылар бар иде. Тантаналы чараны авыл имамы Габделбарый Баширов һәм театральләштерелгән күренеш белән авыл үзешчәннәре ачып җибәрде.
Шулай ук, авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин һәм «Игенче» ширкәте җитәкчесе Рафис Яхин да бәйрәмгә килүчеләрне тәбрик итеп, җылы теләкләрен җиткерде. Күп кенә авыл хуҗалыгы алдынгылары бүләкләргә лаек булды.
Сабантуйның традицион уеннарында олысы да, кечесе дә бик теләп катнашты.
Сабан туе бәйрәмен авыл үзешчәннәре чыгышы һәм «Күңел» радиосының алып баручысы Руслан Шәмсетдинов бизәде. Баш батыр булып, күп сабан туйлар батыры Азат Шәйхетдинов калды.
Бәйрәмнең кайбер мизгелләрен түбәндәге фотоларда күрә аласыз.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев