Кечкенә Әминәнең теләкләре үтәлде
Кичә, ягъни 27 декабрь көнне, Теләче авылында яшәүче дүрт яшьлек Әминә Сөнгатуллинаның “Теләкләр Чыршысы”нда язылган гозерен үтәделәр.
Бүләкне аңа Кыш бабай һәм Кар кызы белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Ләйлә Каюмова, Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Мараков алып килде. Әминә кунаклар алдында тартынып-ятсынып тормады, Кыш бабай белән Кар кызына алдан өйрәнеп куйган шигырен сөйләп бирде, алар алып килгән татлы тәмнүшкәләр белән бүләкләнде.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев