Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кем чигенеп эшли, сыерлар санын киметә?

Бүген, ягъни 21 октябрь көнне, район мәдәният йортында “Заманча технологияләр һәм цифрлаштыру нигезендә терлекчелек продукцияcе җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру” дигән темага узган зона семинар-киңәшмәдә әнә шул хакта сөйләштеләр.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек мнистры урынбасары Ленар Гарипов җитәкчелегендә узган семинар-киңәшмәгә Биектау, Питрәч, Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Кукмара, Мамадыш һәм Теләче районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, консультантлары, зооветеринария белгечләре һәм эре инвестицион компанияләрнең җитәкчеләре чакырулы иде.

Пленар өлеш башланганчы, киңәшмәдә катнашучылар зур игътибар белән район мәдәният йорты фойесында урнашкан күргәзмәне карады. Мәдәният йорты фойесының әлегедәй бай һәм зур ассортиментка ия күргәзмәне күргәне булмагандыр әле. 

Пленар өлештә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гариповның чыгышлары зур кызыксыну уятты.Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов киңәшмәдә катнашучыларны районнның социаль-икътисадый тормышы, агымдагы елда авыл хуҗалыгы тармагында алып барылган төзелеш һәм төзекләндерү эшләре белән таныштырса, аграр министр урынбасары Ленар Гарипов республиканың терлекчелек тармагындагы тугыз айлык эш нәтиҗәләре турында сөйләде. 

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Бу хакта тулырак район газетасының киләсе санында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев