Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Керәшен айлыгы дәвам итә

🔻#ТЕЛӘЧЕКЕРӘШЕННӘРЕ төпләнеп яшәүче авыллар белән танышубызны дәвам итәбез. Бүген без сезнең белән нибары 25 кеше яши торган Алга авылы белән танышабыз.

🏠Алга - Мишә елгасының сул кушылдыгы буенда, Теләче авылыннан 11 километр ераклыкта урнашкан авыл. Авылга 1925 елда нигез салына. Нигезләнгән елларында Саба районы составына керә, 1935 елның 10 февраленнән Теләче районында, 1959 елның 12 октябреннән Саба районында, 1991 елның 4 октябреннән янә Теләче районы составында.
Төрле еллардагы халык санын алу нәтиҗәләре буенча: авылда 1938 елда 254, 2000 елда 57 кеше, 2023 елда 25 кеше яши (купчелек керәшеннәр яши, руслар, татарлар да бар). Үзәк авылы җирлеге составына

🔸Алга авылына Шармаш, Янсуар, Иске Карабаян авылларыннан күченеп килгән халык нигез сала.

🐄Алга авылы коллективлаштыру чорында үрнәк совхоз буларак төзелә. Сыерлар абзары, ат абзары, амбар, трактор ремонтлау станциясе, электр станциясе булган. 2010 елга кадәр Алга авылында башлангыч мәктәп эшли. Авылда ике урам бар, алар урманга тоташа. Петровский авылы белән берләшкән зират бар.

📍Бүгенге көндә авылда фельдшер-акушерлык пункты эшли.
Алга авылыннан Бөек Ватан сугышына 36 кеше китә һәм 22 кеше туган якларына кире әйләнеп кайтмый, 14 кеше җиңү белән кайта. 1942-1945 елларда авылда РСФСРның төрле өлкәләреннән эвакуацияләнгәннәр яши, сугыш тәмамланганнан соң эвакуацияләнгәннәр кире китәләр.

🐄1957 елда Алга авылы совхозы И.В. Сталин исемендәге совхозга кушыла, соңыннан аңа Ленин исемендәге совхоз исеме бирелә.

🔻Авылның тулы тарихын барлау эшләре дәвам итә. Алга авылы тарихын белүчеләр булса комментарийларда җавабыгызны көтеп калабыз.⬇

Мәгълүматны Юрий Емельянов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев