Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Керәшен авыллары белән танышабыз

🏠Тәмтенең үзенә генә хас булган тарихы, үз мохите, данлыклы шәхесләре бар. Ул үткән тарихыбызның бер өлеше, аңарда халкыбызның моңы-зары, шатлыгы, куанычы һәм сагышы.

🔻Тәмте авылы урнашкан урын бик матур Нырсы елгасы буенда. Авылда яшәүче халыкның төп кәсебе игенчелек, терлекчелек булган. Шулай ук авыл чүлмәк ясаучылары белән дан тоткан.

Элек Тәмте авылы урманга таба Тәмте елгасы буенда урнашкан булган. Көчле янгында авыл янып беткән. Андагы кешеләрнең бер өлеше хәзерге авыл урынына күчә, кайберләре Лаеш, Кукмара якларна китә, дигән фикерләр бар.
“Тәмте” сүзе каян чыккан дигән сорауга элек монда “Тямтюзи” дигән этник төркем яшәгән, шул сүздән килеп чыккан дигән фаразлар да бар.

🔸Тәмтенең үзенчәлекле елгалары, урман, күлләре, болыннары бар.

🌊Елгалар: “Кирәмәт” елгасы, “Мекеш” елгасы, “Олы саз” елгасы, “Ташлы елга”, “Нырсы“ елгасы, “Айдар” елгасы, “Тәмте” елгасы урманга таба урнашкан елга. Елгаларга бай Тәмте.
💦 “Торна” күле, “Тәмте” болыны, “Даулы” болын һәм урманы бар. Мекеш елгасында “Салкын” чишмә бар, бу чишмә кояш чыгышына каршы урнашкан, шуңа күрә халык телендә “Салкын” чишмә дип атала.

🏠19 гасырның 1 нче яртысында авыл халкы дәүләт крестьяннары категориясенә керә. Игенчелек, терлек үрчетү белән шөгыльләнгәннәр. 20 гасыр башында авылда су тегермәне, 2 сәүдә лавкасы эшләгән.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Мамадыш өязенең Шомырбаш волостена керә.
1920 елдан Татарстан АССРның Мамадыш кантоны составында.
1930 нчы елдан Балык Бистәсе районында,
1935 нче елдан Теләче районында,
1959 нчы елдан Саба районында,
1991 нче елдан Теләче районында.
Халык саны турында фикер йөрткәндә, тарихи мәгълүматлар буенча:
1910 елда – 524 кеше, 1930 елда - 720 кеше, 1943- 361кеше, 1949- 455 кеше, 2009- 37 кеше яшәгән.

📚Тәмте авылның тарихи борынгылыгы турында бүгенге көнгә кадәр сакланган зур күләмле кабер ташы, ике зур зираты бары билгеле. Кабер ташы Федераль реестрга кертелгән (15.09.2006 елда). (Рег.номер 161741251430006. Категория историко-культурного значения - Федерального назначения, Вид объекта –Памятник, Сведения о дате создания – первая половина XII в.)

🔸Авыл турында 1680 елдан башлап билгеле. Вахит Имамов үзенең тарихи «Сәет Батыр» повестендә восстаниесендә катнашучыларга (17 гасыр ахыры) Тәмте урманнары ярдәм иткән, шул урманга качып котылганнар дип искә ала.

🔹1873 елда Тәмте авылында татар-керәшен мәктәбе ачыла, Н.И.Ильминский методикасы белән укытыла, көннең беренче яртысында чиркәү телендә җырлар өйрәтәләр, аннан соң язарга һәм укырга өйрәткәннәр.

⛪Тәмте авылы Карабаян чиркәүе (1800 еллар) приходына керә, чиркәү “Казан Алласы Изге кыз Мария” исемен йөртә. Бу чиркәүгә Тәмте, Иске Карабаян, Карабаян авыллары кергән. Бәйрәмнәрне элек чиркәү бүлеп биргән. Тәмте авылына Изге кыз Мариянең иконасы табылган көн туры килә. Карабаян чиркәве Тәмте авылына "Казан Изге кыз Мария” бәйрәмен беркетә. Халык телендә “Казанский” бәйрәме.

✨“Казанский” көнне элек-электән иртән торып кеше чиркәүгә келәү итәргә барган (Карабаян чиркәүенә). Казанский җыены булган. Элек бәйрәм көндез булган. (3 көн бәйрәм иткәннәр). Чиркәүләрне бетергәч, бәйрәмне итүне кыса башлаганнар. Халык бәйрәмне төнлә ясый башлаган. 1921 елның 17 февралендә Тәмте Совет башлангыч мәктәбендә 58 малай, 35 кыз укыган.

🐄1931 елда авылда “Искра” колхозында -150 кеше була. Председатель Петров. 1943 елда “Очкын” колхозында - 361 кеше була (117 йорт). Председатель В.Евпафов була.
1939 елда авылда Ворошилов урамында-79 йорт, Молотов урамында- 8 йорт, Киров урамында-35 йорт, Чапаев урамында- 3 йорт булган. (Архив материаллары. 2018 елдагы).

🎖Бөек Ватан сугышына Тәмтедән 120 кеше китә. Шуларның 47 се кире авылга әйләнеп кайтмый. Батырларга хөрмәт йөзеннән Тәмтедә һәйкәл һәм чыршалардан аллея ачыла (2021 нче ел).

🔻Тәмте авылының күренекле кешеләре:

🔹Илья Николаевич Максимов, Татарстан республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (Бүгенге көндә Алабуга шәһәрендә яши ).
🔸Морозов Николай Васильевич, академик, биология фәннәре докторы. (Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши ).
🔹Князева Ольга Николаевна (08.09.1954. -03.01.2015).
1976 елда фехтование буенча Олимпия чемпионы, күп тапкырлар дөнья чемпионы.

📍Мәгълүматны Светлана Борисова тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев