Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хәйриячеләрнең изге эшләре

Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре инде берничә ел дәвамында “Альпари” хәйрия фонды белән күп балалы гаиләләргә, авыр тормыш хәлендә калган, күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә хәйрия ярдәме күрсәтү максатыннан хезмәттәшлек итәләр.

Төп максат булып гаиләләрнең проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын тарту, аларның язмышына битараф булмау тора. Хәйриячеләрнең зур ярдәме моның иң яхшы дәлиле булуын күрсәтте. «Альпари» хәйрия фондыннан  балалар матур уенчыклар, канцтоварлар һәм кием-салымнар алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев