Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Киләчәккә якты өметләр уята”

Бүген, ягъни 21 март көнне, районыбызда эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария Идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов булып китте.

Ул муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчесе Илфар Баев һәм район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов озатуында җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, “Игенче” һәм “Теләче - Август ширкәтләрендә булып, терлекчелек тармагындагы эшнең барышы белән танышты, үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты, эшлекле тәкъдимнәрен җиткерде. Алар йөреш вакытында җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтенең сыерлар һәм быел 100 баш яшь терлеккә исәпләнеп төзелгән бозаулар торагында, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтенең 504 башка исәпләнеп төзелеп тәмамлану алдында торган һәм үз саву залы булган заманча сыерлар торагында булдылар, җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте базасындагы әлегә илдә-көндә тиңдәше булмаган симәнә заводы төзелешен карадылар.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария Идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов  район үзәгендә урнашкан "Алинә" кибетендә махсус операциядә булган райондашларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтү максатыннан куелган кәрҗингә, әлеге кибеттән сатып алып,  азык-төлек тупламасы салдылар.

Азактан республикабызның баш ветеринария табибы дәүләт программасы нигезендә район ветеринария берләшмәсе бинасында алып барылган капиталь ремонт эшләренең нәтиҗәсе, башкарылган эшнең сыйфаты белән танышты. Биредә төзекләндерү эшләре өлешләп-өлешләп, өч ел дәвамында алып барылды. Бу уңайдан Алмаз Габдрәүф улы: “Шөкер, ремонт эшләре тәмам. Монда эшләүче мал табибларына һәм башка хезмәткәрләргә якты, чиста һәм җылы бинаның рәхәтен күреп, район халкына игелекле хезмәт итәргә язсын!”, - дип белдерде. 

Моннан тыш, ул бинаның беренче катында урын алган лаборатория, аптека эшчәнлеге белән дә кызыксынды, берләшмә табиблары белән аралашты. 

Районыбыз кунагы үзе булган авыл хуҗалыгы предприятиеләренең терлекчелек тармагындагы эшчәлекләре турында да җылы фикрләр генә әйтте. Без булган һәм күргән хуҗалыкларда терлекчелектә эзлекле эш алып барыла. Өч хуҗалыкта да колачлы төзелешләр алып барылуы -  киләчәккә бары якты өметләр генә уята. Теләчедә сөт елгалары берничек тә саегырга тиеш түгел,” - диде ул эш сәфәре вакытында алган тәэсирләре һәм күңелендә туган уй-фикерләре белән уртаклашып.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев