Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Киләсе ел уңышлы, мул булсын!

Районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Ажадаһа елын муллык, көр күңел, киләчәккә зур ышаныч белән озата. Алдагы елга нигез быелдан ук салына, ә ирешелгән күрсәткечләр киләсе елның да уңышлы, мул буласына җирлек тудыра.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 26 декабрьгә алынган мәгълүматларга караганда, районда көнгә уртача 69 тонна сөт савыла. Бер сыерга күчереп исәпләгәндә, 19,6 килограмм сөт туры килә. Әлеге күрсәткеч узган елгы шушы чор белән чагыштырганда 105%ка артыграк. Бу кадәресе, 26 декабрь көнне, муниципаль район Советының зур утырышлар залында, муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин җитәкчелегендә, терлекчелек тармагы буенча ел йомгакларына багышлап үткәрелгән киңәшмәдә әйтелде. Әмма ирешелгәннәр чик түгел, табыш-югалтулар да, эшләп җиткерелмәгән резервлар да байтак әле. Әлегедәй фикерләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гариповның анализга бай чыгышларында да зур чагылыш тапты. 

Киңәшмәдә “Роспотребназор”ның төп белгече Венера Вәгыйзованың да катнашуы һәм чыгыш ясавы тикмәгә түгел. Соңгы вакытта республикада терлекләр арасында йогышлы авырулар, бигрәк тә Африка чумасы, себер түләмәсе, бруцеллез кебек куркыныч авыруларның баш калкытуы республика, район җитәкчелеге, җаваплы белгечләр һәм көч структуралары алдында зур борчу тудыра. Болар терлекләр өчен генә түгел, кешеләр өчен аеруча куркыныч авырулар булып санала.

Киңәшмәдә “Россельхозцентр”ның Теләче бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтовның да чщчълек орлыклар турындагы чыгышы зур кызыксыну белән тыңланды.

 Ноябрь аенда терлекчелек тармагында куелган хезмәт нәтиҗәләре буенча үткәрелгән рейтингта авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында беренче урынга җаваплылыгы чикләнгән “Алан” шикәте чыкты. Мактаулы приз - Ат сыны ширкәт җитәкчесе Алмаз Фәсхетдиновка, ә җылы юрганнар белән Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары - Күкчә симертү фермасы терлекчеләре Айрат Каюмов белән Рафис Шәйхетдиновка тапшырылды.  

Терлекчелек тармагы буенча ел йомгакларына багышланган киңәшмә турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев