Китапханәгә иң актив китап укучылар чакырылды
Район яңалыклары

Китапханәгә иң актив китап укучылар чакырылды

6 июнь - Пушкин көне (Рус теле көне) уңаеннан мәдәният һәм ял паркына балалар китапханәсенең иң актив китап укучылары чакырылды. Алар белән «Я помню чудное мгновенье...» дип исемләнгән кычкырып укулар үткәрелде.

Балалар Пушкинның шигырьләрен яттан сөйләделәр, әкиятләрен искә төшерделәр. Шулай ук, Теләче үзәк китапханәсенең уку залында күргәзмә куелды һәм укучылар белән бөек язучының иҗаты буенча әңгәмә үткәрелде. 


Нет комментариев