“Әкият сөйлим, тыңлагыз!” район әкият язу бәйгесенең беренче этабы нәтиҗәләре Балалар китабы көнендә игълан ителде
654
0
Теләче Үзәк китапханәсе Балалар китапханәсе белән берлектә “Әкият сөйлим, тыңлагыз!” дип исемләнгән иҗади конкурс игълан иткән иде. Бәйгенең беренче этабы 20 февральдән 20 мартка кадәр дәвам итте.
Халкыбызның мәдәни мирасын, аның үзенчәлекләрен яктырткан әкиятләр рус һәм татар телләрендә 57 кешедән кабул итеп алынды. “Әкият сөйлим, тыңлагыз!” әкият язу бәйгесенең беренче этабы нәтиҗәләре Балалар китабы көнендә игълан ителде.
Әлеге бәйгенең катнашучыларының географиясе бик киң. Биредә Теләче, Айдар, Баландыш, Казаклар, Күкчә, Олы Мишә, Урта Мишә, Иске Җөри, Олы Мәтәскә, Олы Нырсы, Шәтке, Шармыш, Югары Кибәхуҗа, Максабаш, Алан, Сауш, шулай ук Саба районы һәм Казан шәһәреннән дә катнашучылар булды. Әкият язуда Теләче, Иске Җөри һәм Олы Мишә авылы халкы аеруча да актив катнашты.
Җиңүчеләр исемлеге түбәндәгечә:
Олы Нырсыдан – Хайрутдинова Камилә Наил кызы “Хәзер ни өчен дракон җирдә яшәми?” – I дәрәҗә диплом;
Баландыштан - Нәҗипова Миләүшә Хәбибрахман кызы “Батыр егет һәм сылу кыз” - I дәрәҗә диплом;
Урта Мишәдән - Мөхәммәтшина Гөлфия Исмәгыйль кызы “Халык хикмәте” - II дәрәҗә диплом;
Казаклар авылыннан - Рәхмәтуллина Энҗе Рушан кызы “Яхшылыкка – яхшылык” әкияте - III дәрәҗә дипломга ия булды.
«Иң милли әкият» номинациясендә:
- Насыбуллина Раушания Шайхулла кызы “Акыллы кыз”,
- Хәсәншина Суфия Ирек кызы “Җанлы сандык”;
«Иң тәрбияви әкият»:
- Дәүләтшина Раилә Наил кызы “Бәхет чәчәге”,
- Минһаҗева Лилия Васыйл кызы “Сихәтле җимеш”;
«Иң тылсымлы әкият»:
- Вахитова Самирә Рәис кызы “Актәпи һәм керпе әкияте”,
- Диндарова Зиләрә Әсхәт кызы “Якутская сказка”;
«Иң маҗаралы әкият»:
- Фәсхиев Сабир Илнур улы “Встреча с динозаврами”,
- Башарова Хәлимә Хәкимҗан кызы “Айсылу маҗарасы”;
«Иң тәмле әкият»:
- Сабирова Айсылу Фәрит кызы “Путешествие в сладкий мир”;
«Иң зирәк әкият»:
- Терентьева Ирина Владимир кызы “Свирель”;
«Хайваннар турында иң кызык әкият»:
- Шәмәрданова Алинә Искәндәр кызы “Керпе малае ничек энәле булган?”;
«Дуслык турында әкият»:
- Шәмәрданов Сәед Марат улы “Дусларым булсын дисәң...”;
«Табигать сакчысы»:
- Ахваров Кәрим Илнур улы “Күбәләк кызы Гөлкәй”,
- Шәймәрданов Данир Дилүс улы “Озынколак һәм Сорыкай”;
«Әкият эчендә әкият»:
- Гайнуллина Диана Динар кызы “Мин төш күрдем...”;
«Шигъри әкият»:
- Галимбәкова Гөлинә Флорид кызы “Тәмлетамак машина”.
“Әкият сөйлим, тыңлагыз!” бәйгесендә призлы урыннар алган әкиятләр белән Вконтакте һәм Телеграмм челтәрләрендә, Теләче Үзәк китапханәсе битләрендә танышып булачак.
Алга таба иң яхшы дип табылган әкиятләр буенча анимацион фильмнар - мультфильмнар әзерләп, аларны цифрлаштырачакбыз. Бәйгенең соңгы этабында конкурска килгән барлык эшләрне дә туплап әкият сөючеләргә китап итеп тәкъдим итү ниятебез.
Барлык катнашучыларга да зур рәхмәт белдерәбез һәм алдагы бәйгеләрдә дә актив катнашуыгызны теләп калабыз.
Любовь Михаил кызы Закирова
район балалар китапханәсе мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев