Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Клуб берләшмәләре отчет концерты дәвам итә

Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты берләшмәләре отчет-концерты, “Бездә һәрбер күңел сандугачлы” исеме астында, фойеда “Ак калфак” фольклор коллективы чыгышы белән башланып китте.

Ә сәхнәдә исә бәйрәм программасын  “Сәйлән” театр коллективы “Яра” (Аяз Гыйләҗев) спектакленнән өзек белән ачып җибәрде. Клуб директоры Белозерова Д.В.  тарафыннан тәкъдим ителгән программа  аерым җырчылар, нәфис сүз осталары белән беррәттән “Ак калфак” һәм “Зиләйлүк”  фольклор, “Сандугач” бию коллективлары һәм яшь гармунчылар чыгышлары белән үрелеп барды. Ә клуб фойесында “Алтын куллар” һәм “Кул эшләре” берләшмәсенең күргәзмәләре эшләде.

Зөлфия Мәхмүтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев