Консультатив көне
Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Кашапова А.Х. «Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү участогы» технологиясе кысаларында Кече Кибәхуҗа авыл җирлегенең 3 нче социаль участогы территориясендә профилактик эш алып барды.
Куратор авыл җирлегендә социаль мониторинг үткәрде, социаль паспорт төзелде, ата-аналарга «Җаваплы ата-ана мәктәбе» дигән гомуми белеем бирү кысаларында консультация бирде, гражданнарга «Хокукый навигатор» технологиясе буенча консультация бирде. Әлеге технология балалары булган гаиләләр белән социаль эшләүнең нәтиҗәле инновацион формасы булып тора. Үз вакытында гаиләгә һәм балаларга кирәкле ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә, гаилә уңышсызлык булдырмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев