Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Коры үлән яндыру тыела

Язын җир – су кибә башлагач, җир хуҗалары коры үләнне яндыра башлыйлар. Янәсе ул яңа үләннең үсешен яхшырта, туфрак көл белән ашлана. Чынлыкта исә бөтенләй башкача.

Коры үләнне  яндыру туфракның гумусын начартайта, нәтиҗәдә, болай эшләү булачак уңышка да начар тәэсир итә.  Өстәвенә, басу-кырларда коры үлән яндыру зур янгыннар да китереп чыгара. Соңгы елларда коры үлән яндыру нәтиҗәсендә зур гына авыллар коточкыч фаҗига кичерде, меңләгән кешеләр йорт-җирсез калды. Мондый аяныч хәлләр корыган үләнне  яндырырга яратучыларга сабак булсын иде.

2015 елда РФ Хөкүмәте янгынга крашы реҗим кагыйдәләренә кайбер үзгәрешләр кертте. Хәзер  коры үләнне яндыру катгый тыела һәм законны үтәмәүчеләр җаваплыкка тартыла. Басу –кырларда коры үлән яндыручыларны күрсәгез, шунда ук янгын сүндерүчеләргә хәбәр итегез.

Рәүф Исмәгыйлов, ТР буенча Россельхознадзор  идарәсенең  җир күзәтчелеге дәүләт инспекторы.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев