Юлларда кар көртләре - сак булыгыз!
Автомобильчеләргә көзге киңәшләр
Һава температурасының кискен тирбәлеп торуы нәтиҗәсендә иртәнге һәм кичке якларда юл өсте тиз бозлавыкка әйләнә.Кагыйдә буенча, урамда һава температурасы 5 градус кына җылы сакланганда тәгәрмәчләрне алыштырырга кирәк. Җәйге тәгәрмәчләр көннәр суытуга катылана, куркынычсызлык ягыннан кышкылары күпкә ышанычлырак санала. Әмма автомобильгә бер үк вакытта ике төрле тәгәрмәч куярга ярамый – андый чакларда машинаның реакциясен белеп булмый.
Яфраклар коелган урыннар боздан да куркынычрак булырга мөмкин, чөнки алар да тәгәрмәчләрнең асфальт белән “тоташуын” киметә. Мондый урыннарны урап үтәргә тырышырга кирәк, мөмкинлек булмаса, тизлекне алдан ук киметергә киңәш ителә.
“Томан булганда томанга каршы фараларны кабызырга һәм “ерак ут”ны сүндерергә кирәк”, диләр ведомство хезмәткәрләре. Болай итмәгәндә ераклыкны тою авыр. Юлда машиналарны узып китүдән һәм башка маневрлардан сакланыгыз.
Начар һава шартларында юлда авыр хәлгә эләкмим дисәгез, тизлекне максималь киметергә һәм интервал, дистанцияне арттырырга онытмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев