Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күпләп кыяр үстерәләр

Урамда яз... Без өйләрдә чәчәк орлыкларын чәчтек, теплицага күчерәсе кыяр үрентеләре әлегә тәрәз төпләрендә махсус савытларда утыра.

Ә менә Әбде авылында яшәүче Фәйзиевлар гаиләсе күптән кыяр ашый, авыл халкына гына түгел, күрше Саба районы кибетләренә дә сатуга куйганнар. Авылда сайланып йөрерлек эш урыннары булмау сәбәпле, гаилә башлыгы Рифнур үз эшен ачып, яшелчәчелек белән шөгыльләнә башлый. Теплица ясау, аңа җылылык системасы сузу, җылыту өчен тимер мич ясау хуҗа кешегә кыенлык тудырмый. Теплицага ягарга агач табу проблема түгел. Фәйзиевлар аны һава торышы яхшы булганда күпләп әзерләп куя. Апрель башында чиләк-чиләк кыяр җыю өчен күпме көч, хезмәт киткәнен хуҗалар үзләре генә белә. Салкын төннәрдә теплицаны мич ягып җылыту җиңел эш түгел. Быел алар 100 килограммнан артык кыяр үстергәннәр инде. Кайчандыр үзләренең хәләл акчалары белән эшләгән теплица бүген Фәйзиевлар гаиләсенә табыш китерә. 500 квадрат метрлы теплица ике кат пленка белән ябылган. Ел саен аның бер каты тузып, ертыла. Кабат пленка белән төрергә кирәк дигән сүз. Хуҗалар, поликарбонат белән төргән теплицага караганда, пленка астында үскән кыяр яхшырак уңыш бирә дигән нәтиҗәгә килгән.

 

Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев