Бүген районыбызда 50гә якын крестьян - фермер хуҗалыгы эшләп килә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән агымдагы елның 1 октябренә алынган мәгълүматларга караганда, аларда 1202 мөгезле эре терлек асрала. Шуның 563 е савым сыеры. Әлеге хуҗалыклар агымдагы елның тугыз аенда 3630 тонна сөт, 529 тонна ит җитештергән, 569 бозау кереме алган.
14 октябрь көнне, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә шуларның икесендә - Түбән Саурыш авылы янәшәсендә оешкан “Хәкимова М.Н.” (җитәкчесе шушы авылда яшәүче Миләүшә Хәкимова) һәм Олы Мирәтәк авылы янәшәсендә урнашкан “Гафуров Б.Р.” крестьян - фермер хуҗалыкларында булып (җитәкчесе - Шәтке авылында яшәүче Булат Гафуров), эшчәнлекләре белән танышып кайттык.
Бүген “Гафуров Б.Р.” крестьян - фермер хуҗалыгында барлыгы 100 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуның 55е савым сыеры. Быелның тугыз аенда әлеге хуҗалык тарафыннан 338 тонна сөт җитештерелгән. Исегезгә төшерәбез, 2018 елда дәүләт программасы нигезендә 8 миллион 912 мең сум акчалата ярдәме алып, 24 баш савым сыерына исәпләнгән торак төзеп чыккан иде. Шунысы сөенечле, көтелмәгән финанс кыенлыкларына (сөт, икмәк бәясе гаять түбән төшкән шартлар), табигать капризларына карамастан, билгеле бер күләмдә авыл хуҗалыгы техникасына, ике эшче - хезмәткәргә, җир биләмәләренә ия булган крестьян - фермер хуҗалыгы уңышлы эшләп килә.

Миләүшә Хәкимова хуҗалыгында бүген 59 баш мөгезле әре терлек асрала. Шуның 26сын савым сыеры тәшкил итә. Быелның тугыз аенда хуҗалык 182 тонна сөт җитештергән. Миләүшә Хәкимова үз эшен 2019 елның июль аенда дәүләт программасы нигезендә 2 миллион 654 мең сум ярдәм алып, 24 баш савым сыерына исәпләнгән терлек торагы төзеп башлап җибәргән иде.
Болар хакында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Нет комментариев