Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күңелне күрергә бер сүз, гамәл җитә

Баландыш авылында узган “Түгәрәк уен” да себерке бәйләү ярышы үткәрдек. Әлеге себеркеләрне чара барышында Саба районы Лесхоз бистәсендә урнашкан картлар йортына илтергә вәгъдә дә иткән идек.

Бүген мунча себеркеләрен картлар йортына илттек.  

Лесхоз картлар йортында бүген 85 кеше тәрбияләнә. Ни кызганыч алар арасында алты райондышыбыз да бар.   Картлар йорты диюгә күз алдына шыксыз бина килеп баса, ләкин биредә бөтенләй башкача. Чәчәкләргә күмелгән ишек алды, кайбер өлкән буын вәкилләре куян ашата, кемдер умарталыкта, бакчачылыкны үз итүчеләр шунда кайнаша.

Тавыклар да бар. Гомер буе үз нигезләрендә мал-туар асрап көн иткән, ниндидер сәбәпләр нәтиҗәсендә монда килеп эләкәннәр өчен бу  олы юаныч булып тора. Өлкәннәр йорты белән җитәкчеләре Рөстәм Равилин  һәм социаль эш буенча белгеч Альбина  Валиева таныштырды. Һәрвакыттагыча безнең белән аралашырга, безнең сорауларга җавап бирергә вакыт таптылар.

Алты райондашыбызның икесе инде урын өстендә генә ятып тора.  Бар да яхшы булсада, өлкәннәрнең генә күзләре имоңсу, безне дә тиз генә җибәрәселәре килмәде. Биредә эшләүче хезмәткәрләргә сабырлык телисе килә. Якыннарыбызга, дусларыбызга, туганнарыбызга аерылышу газапларын татырга язмасын. 

Эльмира Котдусова.

Зөлфия Ибраһимова фотолары һәм видеолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев