Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Куркыныч калдыклар

Исегезгә төшерәбез, 2017 елдан башлап, республикада гамәлдән чыккан химик ток чыганакларын (иске батареяларны) җыю һәм юкка чыгару өчен әрҗәләр кую буенча проект эшләп килә.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителеп, тормышка ашырыла башланган мәгълүм проект куркыныч калдыкларның көнкүреш калдыклары полигонына эләгүенә юл куймауны күздә тота. Ул берничә этаптан - җыюны оештыру, җыю һәм юкка чыгару кебек этаплардан тора. Хәзер проектның икенче этабы бара. Бу этапта районыбыз укучылары, шул исәптән Теләче урта мәктәбе укучылары да, актив катнаша. Узган уку елында мәктәптә башлангыч һәм урта сыйныфлар һәм укучы балалар арасында кулланышта булган батареяларны җыю буенча бәйге оештырылган. Башлангыч сыйныфлар арасында үткәрелгән ярышта призлы урыннарны 2в, 4в һәм 3а сыйныфлары яуласа, урта сыйныфлар арасындагы бәйгедә 5в, 5а һәм 6в сыйныф укучылары алдынгы урыннарга чыкканнар. Ә иң күп санда батарея җыючылар булып, 5в сыйныфы укучысы Инсаф Зәйнетдинов (сыйныф җитәкчесе Рәисә Гозәерова), 2в сыйныфы укучысы Самир Каюмов (сыйныф җитәкчесе Эльвира Кошкина) һәм 4в сыйныфы укучысы Ислам Мараков (сыйныф җитәкчесе Гөлнара Фархуллина) лаек булган. - Тәрбияви яктан зур әһәмияткә ия булган әлеге чарада районыбызның барлык мәктәпләре дә актив катнаша. Җыелган батарейкаларны алар безгә алып киләчәк. Без исә барысын да бергә туплап, республикабызның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына озатачакбыз, - ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шакирова Екатерина Викторовна.

Фәнил Гаязов.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев