Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Куркынычсызлык атналыгы кысаларында

Куркынычсызлык атналыгы кысаларында, Иске Җөри балалар бакчасына йөрүче балалар белән төрле профилактик чаралар,әңгәмәләр үткәрелде.

ЮИД отряды балалар белән күңелле стартлар үткәреп, алар шулай ук бергәләп "Юлларда ихтибарлы бул" дигән видеосюжет та караганнар.  Яктылык кайтарткыч элементлар белән танышканнар.
Тәрбиячеләр дә балалар бакчасы янында урнаштырылган юл билгеләренең нәрсә аңлатканын, бакчага килгәндә, кайтканда тротуардан килергә кирәклеген, машинада йөргәндә махсус утыргычларга утырып кына йөрүне кабаттан кисәтеп үткән. 
Әти - әниләр белән "Өй-балалар бакчасы" маршруты буенча әңгәмә дә үткәрелгән. 
Бакча мөдире исә үз чиратында тәрбиячеләр белән инструктаж уздырган. 

Әлеге куркынычсызлык атналыгы балалар, әти-әниләр, тәрбиячеләр өчен дә мәгьлүматка бай булган атна буларак истә калыр, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев