Кырыкалдарлар йозагына эләкмәгез
Татарстанда мәктәп укучысы кырыкалдарга әти-әнисенең 38 миллион акчасын күчергән. Аны җинаять эше ачабыз дип берничә көн куркытып та торганнар. Россия Эчке эшләр министрлыгының төбәк Идарәсендә әйтүләренчә, узган ел 12 мең кеше алданган, күпчелеге хатын-кызлар. Өлкән яшьтәгеләр генә түгел, кырыкалдарлар йозагына студентлар да еш эләгә икән. Алданучыларның саны бераз кимесә дә, зыян күләме шул ук дәрәҗәдә калган, уртача 5 миллиард сум тәшкил итә.
Хәзер телефоннан шалтыратып алдаучылар саны 22%ка азрак, әмма алар яңа ысуллар уйлап табалар. Кешенең йөзенә охшатып ролик ясап якыннарының смартфоннарына җибәрәләр. Голливуд йолдызлары гына түгел, хәтта республикабызның торак фонды җитәкчесе Александр Тыгин исеменнән дә ялган хәбәр юллаганнар. Кырыкалдарлардан саклану өчен узган ел Татарстанда күп кеше үз исеменә кредит алуны тыя торган хезмәттән файдаланган.- Статистика буенча, 2025 елда алданучылар арасында студентлар һәм 60 яшьтән өлкәннәр арасындагы артты. Ноябрь ахырыннан башлап, кырыкалдарлар балаларны алдый башладылар. Әгәр балаларга таныш булмаган номердан шалтыратсалар, бу кеше белән сөйләшмәскә, бу хакта әти-әниләргә әйтергә кирәк. Ә әти-әниләр үзләренең телефоннарына пароль, пин-код куярга, банк кушымталарына (приложение) балалар керә алмаска тиеш. Чөнки кырыкалдарлар аларны алдап, шул кушымталар аша аларның акчаларын урлый, - ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче бүлеге начальнигы урынбасары, полиция майоры Ленар Рәфыйов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев