Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кышлату һәм язгы кыр эшләренә әзерлек ничек бара?

Бүген, ягъни 22 февраль көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәте базасында булып, биредәге кышлату чорының һәм язгы кыр эшләренә әзерлек барышы белән танышты.

Бу уңайдан, алар, Ямбулат авылында урнашкан амбар хуҗалыгында, ремонт остаханәсенә һәм терлекчелек комплексында булдылар, белгечләр белән очрашып аралаштылар. Район җитәкчеләрен әлеге объектлар буенча ширкәт җитәкчесе Атаулла Касыймов озата йөрде.

Чарада “Россельхозцентр”ның район бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов белән  “Гостехнадзор”ның район бүлеге җитәкчесе Хәмит Нәзиров катнашты.

“Таң” ширкәтендә узган  барлау белән  тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев