Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кышкы каникуллар имин булсын!

Кышкы каникуллар - көтеп алынган, күңелле чор. Каникулга чыккан бала-чага вакытын урамда уздырырга, тау шуып, чана-чаңгыда йөрергә омтыла.

Гадәттә, каникуллар вакытында җәяүле балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре арта. Күп кенә очракта бу куркыныч һәләкәткә балалар үзләре сәбәпче була. Шуңа күрә, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтергә кирәк. 

Өченче номерлы “Шатлык” балалар бакчасында да нәниләрнең юлларда үз-үзеңне хәвефсез тотарга өйрәтүче төрле чаралар даими рәвештә үткәрелеп тора. Һәр төркемдә юл йөрү куркынычсызлыгы почмаклары бар. Шушы көннәрдә кечкенәләр төркемендә юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау буенча дәрес үткәрелде. Әлеге чарада юлларның торышы, транспорт чараларының хәрәкәте, җәяүлеләрнең юлны аркылы кисеп чыгу тәртибе, урамнарда үзүзеңне дөрес тоту кагыйдәләре игътибар үзәгендә булды. Кече яшьтән алган белем һәм төрле күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буена саклана.

Балаларга кечкенәдән үк юл кагыйдәләрен өйрәтү, аларда юл йөрү күнекмәләре формалаштыру, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең изге бурычы. Хөрмәтле әти-әниләр, исегездә тотыгыз! Баланы урамда үзен тәртипле тоту һәм юл куркынычсызлыгын сакларга өйрәтүдә әти-әнине беркем дә алыштыра алмый. Шуңа күрә, үзегез дә юл кагыйдәләрен бервакытта да бозмагыз. Кышкы каникулларыгыз имин булсын, күңелле үтсен.

 

Фәридә Хәбирова, өченче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев