Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Кышкы күңел ачулар” дигән исем астында мавыктыргыч чара үткәрелде

3 гыйнвар көнне Теләче җирлекара китапханәсендә кышкы каникул вакытын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан, “Кышкы күңел ачулар” дигән исем астында мавыктыргыч чара үткәрелде.

 Чарага кунак булып Кыш бабай белән Кар кызы да килде.  Балалар яңа елга багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, Кыш бабай белән бергәләп күңел ачтылар. Сихерле әкият дөньясына чумып, төрле халыкларның әкиятләрен тыңладылар, кызыклы уеннарда һәм ярышларда, тематик викторинада көч сынаштылар. Бәйрәм чарасы  кар бөртекләре һәм чыршы уенчыгы ясау буенча мастер-класс һәм  истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев