Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кышкы тәгәрмәчкә күчәргә вакыт

ЮХИДИ хезмәткәрләре кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә киңәш итә.

Беренче кар төшүгә шиномонтажларда чират барлыкка килде. Бәласеннән баш аяк дип һәркем тәгәрмәч алыштырырга ашыга. Кагыйдә буенча, урамда һава температурасы 5 градус кына җылы сакланганда тәгәрмәчләрне алыштырырга була. Өстәвенә беренче кар төште, бозлавыклар хасил булуы да бар. Җәйге тәгәрмәчләр көннәр суытуга катылана, куркынычсызлык ягыннан кышкылары күпкә ышанычлырак санала.

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе хәбәр итүенчә, машинага берьюлы шиплы һәм шипсыз тәгәрмәчләр куярга ярамый. Шулай ук төрле размердагы, конструкциядәге, төрле рәсемле протекторлы тәгәрмәчләр белән дә йөрү тыела. Көпчәк протекторларының тирәнлеге 4 миллиметрдан да азрак булып, тузган булса, юлда куркынычсызлык таләпләре үтәлми булып санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев