Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кызамыктан сак булыйк

Халык телендә районда кызамык белән авыручылар бар икән дигән сүзләр, балалары булган әниләрне аеруча борчуга салды. Әлеге авыру кайдан килеп чыга, чирләмәс өчен ниләр эшләргә кирәк. Әлеге һәм башка сораулар белән район үзәк хастаханәсе педиатры Рәшидә Мөхәммәтхан кызы Исмәгыйловага мөрәҗәгать иттек.

- Рәшидә Мөхәммәтхановна сөйләшүебезне кызамык чиренә аңлатма бирүдән башлап җибәрсәгез иде. - Кызамык (корь) — кискен йогышлы авыру, ул сулыш юллары, авыз куышлыгындагы лайлалы тышча, күзләр ялкынсыну, тимгелле таплар чыгудан гыйбарәт, аңа сулыш катлауланулар хас. Бу авыруга китерә торган вирус фильтрлар аша узарга сәләтле һәм ул кешеләрне генә зарарлый. Вирус биш сәгатькә кадәр саклана һәм бик тиз күчү сәләте барлыгы билгеле, шунлыктан куркыныч та. Авыру белән очрашкан кешенең иммунитеты булмаса, үзенең дә чирләп китү ихтималы югары. Нәтиҗәдә үпкә кабару, колак ялкынсынуы, сулыш алу авырая. Баш миенә зыян салу мөмкинлеге зур.

Бу хакта тулырак район газетасының 22 март санында. 

Эльмира Әхмәтҗанова.

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев