Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Кызыклы, мавыктыргыч кичә

Яңа 2026 елга аяк бастык. Яңа ел бәйрәме уңаеннан бу көннәрдә авыл мәдәният йортларында, клубларда Яңа ел кичәләре гөрли.

Шундый кызыклы, мавыктыргыч кичәләрнең берсендә хәбәрчебез Фәнил Нигьмәтҗановка да катнашырга насыйп булды. Түбәндәге рәсемнәрдә сез 31 декабрь көнне Караширмә авыл клубында узган бәйрәм чарасының барышын күрәсез. 

Чарада Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Айнур Зиннатуллин белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов та катнашты һәм караширмәлеләргә Яңа ел теләкләрен җиткерделәр. Алар көтеп алына торган чарага буш кул белән килмәгәннәр, авылның иҗтимагый, мәдәни тормышында катнашкан авылдашларына Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Әлегедәй бүләкләргә авыл мәдәният йорты мөдире Әкълимә Мәһдиева, авыл клубы каршында эшләп килүче «Миләшкәй» фольклор ансамбле аккомпаниаторы Сәйдәш Корбанов һәм авылның танылган пешекчеләре Нәкыя Тимергалиева белән Ильфирә Гайнетдиновалар лаек булды. Шунысы игьтибарга лаек, Сәйдәш Корбанов күптән түгел үзенең 60 яшьлек  гомер бәйрәмен билгеләп үтте.  Әлеге уңайдан аңа гармун бүләк ителде. Әлеге гармун «Миләшкәй» фольклор ансамле белән бергә кичә – бәйрәмнәрне бизәр дигән ышаныч бар. 

Якты, җылы һәм дустанә шартларда узган бәйрәм чарасында авылның олысы да кечесе дә актив катнашты. Алар Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройларына, авылның сәнгать осталарына кушылып биеделәр, җырладылар, кыскасы, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Иң якты, сихри һәм көтеп алына торган Яңа ел бәйрәмендә башкача була да алмый. Һәрвакыттагыча, Караширмәлеләр, үз күңелләрен үзләре күрделәр. Сокланырлык, башкаларны көнләштерерлек бәйрәм булды ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев