Теләче районы территориясендә юл-транспорт һәлакәте булган
Район яңалыклары

Теләче районы территориясендә юл-транспорт һәлакәте булган

18 октябрь көнне, 18:15 сәгатьтә, Теләче районы территориясендә, Казан-Шәмәрдән юлының 72 км да, «Daewoo Nexia» маркалы автомобиль йөртүчесе (1983 елда туган) «Казан-Шәмәрдән» юлы буйлап, Шәмәрдән бистәсе ягыннан Казан шәһәре юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 13.12 пунктын бозып, тигез булмаган юллар чатында, сулга борылганда каршы юнәлештән туры хәрәкәт итүче транспорт чарасына юл бирми һәм «Ниссан Террано» маркалы машина белән бәрелешә.

Әлеге юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 2016 елда туган «Ниссан Террано» маркалы машина пассажиры (бала) тән җәрәхәтләре алып (күкрәк читлеге һәм корсагы имгәнеп) хастаханәгә озатыла. Ул юл-транспорт һәлакәте вакытында арткы пассажир утыргычында уң ягында утырган, куркынычсызлык каешын эләктергән булган.


Нет комментариев