Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәйданчыкта эш кызу

Җырларда җырланган Карачтау авылында сөекле әдибебез Мөхәммәт ага Мәһдиев әсәре буенча “Кеше китә-җыры кала” сериалын төшерү дәвам итә. Төшерү мәйданчыгында эш кызу.

Түбәндәге фоторәсемнәрдә сез 24 июль көнне булган эш барышын күрәсез. Мисал өчен, бу көнне төшерү мәйданчыгында Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты, Роосиянең, Татарстанның халык артисты Зөфәр абый Харисовны, Галиәскәр Камал исемендәге академия театры артисты, Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанны, яшь буын артистлардан, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисткасы Физәлия Габдуллинаны, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Азат Җиһаншинны күрергә мөмкин иде.

 Соңгы көннәрдә режиссер Александр Далматов җитәкчелегендәге төшерү төркеме бер Карачтауда гына түгел, районыбызның Кече Казаклар (Яңа Җөри), Питрәч районының Әлбәден, Шәле  авылларында да эшләп алды.

Сериалны төшерүдә республика театрлары артистлары белән беррәттән, Караширмә авылы клубы мөдире Әкълимә Мәһдиева җитәкчелегендә районыбызның үзешчән артистлар да  актив катнаша.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев