Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мактаулы дүртенче урын

24-26 март көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә легендар көрәшче Данил Галиев истәлегенә көрәш ярышлары булып үтте.

Анда районыбыз көрәшчеләре дә актив катнашты һәм безнекеләр командалар беренчелегендә Әлмәт, Казанның Яңа Савин районы, Лаеш командаларыннан азга гына калышып, мактаулы дүртенче урынга лаек булды. Шәхси беренчелектә 85 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында  бил алышкан Ренас Кәлимуллинга тиңнәр табылмады. 130 килограммнан югары үлчәүдә бил алышкан Фәрхәд Фәйзуллин икенче  урынны яулады. Үз үлчәү авырлыкларында Мөнир Галләмов белән Фаяз Зарипов дүртенче урынга лаек булдылар. Көрәшчеләребезне мәртәбәле турнирда алдынгы урын яулаулары белән ихлас котлыйбыз һәм киләсе ярышларда уңышлар, имин бәйгеләр теләп калабыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев