Сабан туе бәйрәме - халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, әхлак кагыйдәләрен, йолаларны, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәм.
Хөрмәтле райондашлар, күз алдына гына китергез, шушы бәйрәмдә күпме кеше милли киемнән, калфак-түбәтәйдән... Ничек матур, күңелле, шулй бит?! Әйдәгез, бу матурлыкны бергәләп булдырыйк! Сезне Сабан туенда милли киемнәрдән булырга чакырабыз. Ләкин бу миллилек тышкы кыяфәтебездә генә түгел, күңелебездә дә урын алсын иде.
Нет комментариев