Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мин- юлда хәвефсезлек яклы!

Узяк балалар бакчасында «Игътибар - балалар!» дип исемләнгән профилактик чаралар үткәрелде. Шуңа бәйле рәвештә әзерлек төркемендә Юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклауга һәм үтәүгә юнәлдерелгән күңел ачу чаралары узды.

Чараны уздыруның төп максаты: балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юл билгеләре буенча белемнәрне ныгыту.

Балалар «гыйбарәне дәвам ит» уеннары уйнадылар, «игътибарлы йөртүче», «җитез йөртүче» һ.б. эстафеталарда катнаштылар, «музыкаль светофор» дигән музыкаль уен уздырылды, шулай ук илдә юл билгеләре эленгән барлык билгеләрне дә атадылар. Балалар рәхәтләнеп юл билгеләре турында табышмаклар чиштеләр.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев