Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мини - футбол ярышында катнаштылар

18 -19 нчы март көнне Болгар шәһәрендә кечкенә районнар арасында 2011-2012 нче елгы егетләр мини - футбол ярышында катнашып, уңышлы чыгыш ясады.

Изге ураза аенда командага ярышларга бару өчен, мәдти ярдәм иткән шәхси эшмәкәрләргә рәхмәт әйтәсе килә,  алар -  Бәйрәмов Ильшат Хөсәен улы, Хәйриев Рамиль Дамир улы, Теләче калай заводы җитәкчелегенә (Хәсәншин Айдар Хәйрулла улы, Саттаров Рәис Рәүф улы, Ахваров Ильнур Хәйдәр улы).

Балалар  Болгар мәчетендә экскурсиядә дә булганнар. Команданы  ярышка Теләче урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Рафил Хәкимов әзерләгән. Шулай ук ярышларга балалар белән берлектә барган Рафис  Халиковка  да тирән рәхмәт сүзләрен җиткерә әти- әниләр! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев