Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мобилизацияләнгән гражданнарның балалары өчен яңа ел чаралары уза

Агымдагы елның 22 - 24 декабрь көннәрендә Казан Кремле музей-тыюлыгында мобилизацияләнгән гражданнарның балалары өчен яңа ел чаралары уза.

Монда Казаннан һәм республика районнарыннан 2,2 меңнән артык бала килүе көтелә. Бәйрәмдә  беренче-дүртенче сыйныф укучылары катнаша. Һәм әлеге яңа ел программалары өч көн дәвам итәчәк. 
 22 декабрь көнне Теләче районыннан да бер төркем балалар әлеге чарада катнаштылар. Алар Казан Кремле территориясе буйлап экскурсияда, Татарстан Республикасы музеенда Яңа ел уеннарында, аннары Дәүләт урыннары ишегалдында (двор Присутственных мест) төп Яңа ел тамашасында  катнаштылар. Кунакка килгән әкият геройлары, цирк артистлары, Кыш бабай белән кар кызы төрледән-төрле кызыклы уеннар уйнатып, кунакларның күңелен күрде, яңа ел тамашасы сәхнәләштерде. Программа җырлар, биюләр һәм, әлбәттә, бәйрәм һәм Яңа ел кәефенең тылсымлы атмосферасы белән интерактив уеннар белән барды. Соңыннан барлык балалар да яңа ел күчтәнәчләре алды.

Алия Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев