Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мондый хөрмәтне беренче тапкыр күрдек

Караширмә авылының “Миләшкәй” фольклор ансамбле “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге белән тыгыз элемтәдә торып яши. Без үткәргән бәйгеләрнең һәрберсендә дә катнашып барырга омтылалар. Язылучылар белән очрашу кичәләрендә дә гармуннарын сузып, милли киемнәр киеп килеп, бәйрәмебезгә яңа бизәкләр өстиләр. Шулай ук үзләренең авылларында узган бәйгеләрдән фотолар, кыска хәбәр юллаган хатлар да алардан күпләп килә. Иренмиләр, бик тә активлар, заман белән бергә атлый беләләр. Бер сүз белән әйткәндә, булдыра миләшкәйләр.

Матбугат көне якынлашкан көннәрдә нәкъ менә Караширмә авылының клуб мөдире Әгълимә Мәгъдиева җитәкчелегендә “Миләшкәй” төркеменә йөрүчеләр гармуннар уйнап, җырлап шау итеп редакциябезгә килеп керделәр. Аларга карап сүзсез калдык. Кулларында зурлап эшләнгән картина, стена газетасы диярсең. Редакциядә эшләүче һәрбер хезмәткәрнең фотосын табып, аларга теләкләр, фикерләр язганнар һәм кулларында үзләре пешергән татар халкының милли ризыклары чәк-чәк, бәлеш һәм башка тәм-томнар. “Теләчеинформ”ның сайты эшләп тора бит, таптык, тырыштык. Сезне хөрмәт итәбез, алга таба да дуслык күпере өзелмәсен, бәйрәмнәрдә сезне күрүебезгә бик шатбыз”, - диде шат күңелле караширмәлеләр.

Безне бәйрәм белән матур итеп тәбрикләп, биетеп, безнең күңелне күреп, төшке аш вакытында ял иттерделәр. Аларның матур уйларына һәм бу очрашуга һәрберебез сокландык.

Р.S Редакция хезмәткәрләре кеше ял иткәндә, бәйрәм чарасында булганда хезмәттә була. Үзебез сайлаган язмыш. Безгә шундый хөрмәт, игътибар күрсәткәннәре өчен олы рәхмәтле булдык. Безнең өчен көтелмәгән бүләк. Һәрберебезнең тормышында шундый күңелле мизгелләр күбрәк булса иде.

Эльмира Котдусова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев