Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Намус белән үтелгән хезмәт юлы

Мәктәп сукмаклары буйлап узган гомер сөйкемле йөзгә килешле итеп җыерчыклар өстәгән, карашына акыллылык, затлылык билгеләре куйган, дулкынланып торган кара чәчләренә чал бөркегән. Шулай да күңеле үзгәрешсез калган: ул - һәрвакыт унсигездә!

Намус белән үтелгән тормыш юлы, тырыш хезмәт белән кичкән бәхетле мизгелләр бүгенге шатлыклы көннәргә китергән. Балаларда үзе укыткан фәненә мәхәббәт уяткан, бәяләп бетереп булмый торган хезмәт куйган укытучы ул безнең Резеда Раифовна. 

    Эчкерсез кешеләре, тырыш халкы белән сокландырган Олы Кибәхуҗа авылы 1957 нче елның 24 нче августында мәктәбебезгә, районыбызга файдалы кыз бүләк итә. Әтисе – Раиф Басыйр улы физика, әнисе Саимә Шәмсевәли кызы башлангыч сыйныф укытучылары була. Мөгаллимнәр гаиләсендә туган кыз үзе дә шул юлны сайлый, урта мәктәпне тәмамлауга Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. 1978 елда рус теле һәм әдәбияты укытучысы дигән белгечлек алып Алан урта мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә. Анда 3 ел укытканнан соң Сауш авылы егете Марсил абыйга кияүгә чыга, Сауш мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта башлый. Ул үзенең тирән белеме, көчле уңай энергиясе, шигъри җанлы, һәркемгә ярдәм итәргә әзер булуы белән мәктәпнең педагогик коллективы һәм авыл халкы алдында абруйлы укытучы исемен аклады. 43 ел гомер хезмәт белән сугарылган, авырлыгы да, җиңеллеге дә бердәй килгән. Ничәмә-ничә буынга белем һәм тәрбия бирелгән, халык арасында агарту-масса укулары оештырылган, җәмәгать эшләре эшләнгән. 2010 елда юбилярыбыз Россия Федерациясенең мактау грамотасына  лаек була. Резеда Раиф кызы хезмәттә генә түгел, гаиләдә дә үрнәк хатын, кайгыртучан әни, кадерле дәү әни биеклегенә ирешкән кеше. 40 ел бергә гомер итүче тормыш иптәше Марсил абый аның олы терәге, ә уллары һәм кызы аларның куанычы, горурлыгы. 2015 елда “Ак бүре” нәшриятында Резеда Раифовнаның “Әбием шигырьләре” дигән балалар өчен язылган шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.   Әйе, артка борылып карасаң, гомер үткәнлеге сизелә. Янәшәдә йөгереп йөрүче оныклары — дәү әниләренең җор телле, җыр-моңга, шигърияткә гашыйк булуына сокланалар.

    Хөрмәтле Резеда Раифовна! Алдагы тормыш юлыгыз бәрәкәтле, истәлекле, матур вакыйгалар­га бай булсын! Пар канатыгыз Марсил абый белән балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын!

         Ихтирам белән, Сауш төп мәктәбе директоры А.М.Хәсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев