Нәтиҗәләр ясалды, бурычлар билгеләнде
Бүген, ягъни 16 февраль көнне, район мәдәният йортында Теләче муниципаль район Советының XXIV сессиясе булып үтте.
Аның эшендә Теләче район Советы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары - Айрат Җиһаншин белән Камил Садриев катнашты.
Сессиядә катнашучыларны Теләче районының 2022 елдагы социаль – икътисадый үсеше һәм 2023 елга куелган бурычлар белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов таныштырды. Фикер алышуларда “Низамов М.Х.” кресьтян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Марат Низамов һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов катнашты.
Илдәге вәзгыять һәм республиканың узган елгы социаль-икътисадый үсеше турында сессиядә йомгаклау сүзе белән чыгыш ясаган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сөйләде.
Азактан бертөркем хезмәт алдынгыларына Дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Район Советы сессиясенә кадәр районыбыз кунаклары Теләче сәнәгать мәйданчыгында урын алган резидентлар, узган ел республика программасы нигезендә капиталь ремонт үткәрелгән район үзәк хастаханәсе эшчәнлеге һәм узган ел төзелеп бетеп файдалануга тапшырылган җаваплылыгы чикләнгән “Топгаз” ширкәтенә караган сыекландырылган газ заводы, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте базасында үз саву залы булган һәм 504 баш сыерга исәпләнеп төзелеп килүче торак белән таныштылар.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев