Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Нигезләмә булдырылды

2024 елгы урып-җыю эшләрен югары сыйфат белән, һәм оптималь срокта башкарып чыгу максатыннан, район хакимияте, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан, быелгы уракта намуслы һәм нәтиҗәле хезмәт куйган комбайнчыларга һәм механизаторларга кызыксындыру премияләре билгеләү турында Нигезләмә эшләнде.

Игеннәрне суктыруда эшләүче комбайнчыларга кызыксындыру премияләре һәр биш көн саен бер шартлы комбайн суктырган икмәкнең күләменә карап, беренче, икенче һәм өченче урыннарны яулаган өчен билгеләнә.

Кызыксындыру премияләренең суммалары:

Беренче урынга - 2000 сум;

Икенче урынга - 1500 сум;

Өченче урынга - 1200 сум.

Игеннәрне урдыруда эшләүче комбайнчыларга кызыксындыру премияләре һәр биш көн саен башкарылган нормо-сменага карап, беренче, икенче урыннарны алган өчен билгеләнә.

Кызыксындыру премияләренең суммалары:

Беренче урынга - 2000 сум;

Икенче урынга - 1200 сум.

Биш көн дәвамында иң күп нормо-смена башкарган комбайнчыга Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылачак. Комбайнчыларның, механизаторларның эш күрсәткечләре бертөрле булганда, өстәмә рәвештә, хезмәт стажы, комабайнчының квалификациясе (эшләгән көннәре, бүләкләнү, шелтә алу очраклары) комбайнның яки тракторның хезмәт итү срогы исәпкә алыначак.

Биш көнлек хезмәт нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрнең эш күрсәткечләре “Теләче” газетасында чагылдырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев