Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Өч малай атасы

Җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтенең тәҗрибәле комбайнчысы Ринат Исламетдин улы Афзаловның өч улы да мәктәптә укыган чорда комбайн ярдәмчесе булып эшләп үстеләр.

Төпчек улы Айрат быелгы уракта да аның белән бергә эшләде. Бу көннәрдә әтисе җәйге тынгысыз хезмәттән соң бераз ял итсә, Айрат әле дә булса басуда җир эшкәртә. Хәзер абыйлары Рифнур белән Рәзил Казанда яши, шәһәр оешмаларының берсендә энергетик булып эшләүче Рифнурның инде үз гаиләсе бар. Ринат хезмәт юлын туган хуҗалыгында комбайнчы буларак башлый. Армиягә киткәнче башмаклы Т-4 тракторында эшли. Хезмәттән кайткач кабат әтисе Исламетдин ага үрнәгендә механизатор хезмәтенә алына. Аңа комбайннарның төрлесендә - “ДОН-1500”, “СК-5” маркалыларында эшләргә туры килә. Менә өч сезон инде ул яңа “АКРОС-580” маркалы комбайнында хезмәт куя.  Быел улы Айрат белән 16 мең тоннадан артык икмәк суктырып алуга ирешкәннәр. Кышкы айларда МТЗ-1221 тракторы белән терлекләр ашата, тирес түгә, язын чәчүгә җир хәзерли. Шулай ел әйләнәсе тынгысыз хезмәттә ул. Әлмәндәр бабай әйтмешли, бергә “гринадирдай” өч егет тәрбияләп үстергән хәләл җефете Рәйсә ханым район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. 

Фәнил Нигъмәтҗанов 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев