Өченче буын булдыра
Бүген, ягъни 11 февраль көнне, Теләче чаңгы базасында “Татарстан чаңгы юллары – 2023” дип исемләнгән массакүләм чаңгы ярышлары булып үтте.
Традицион ярышта теләге булган һәркем катнаша алды. Кем әйтмешли, җидедән алып, җитмешкәчә... Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашты һәм чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул чарага килүчеләрне икенче тапкыр үткәрелүче кышкы спорт бәйрәме белән тәбрикләп, уңышлар һәм чаңгыда шууны дәвамлы шөгыль - сәламәтлек чыганагы итүләрен теләде.
Шулай да бүгенге ярыш өлкән буын (өченче буын) вәкилләренең үтә актив катнашуы белән истә калды. Аларны бергә туплап, ярышка китерүдә район ветераннар Советының да роле аз булмагандыр. Һәрхәлдә әби-бабайлар зур оешканлык һәм без-яшьләргә үрнәк күрсәттеләр. Башлангыч сыйныф укучыларының да зур ихтыяр көче туплап, бер-берсен узарга тырышып ярышулары бары мактауга лаек.
Азактан җиңүчеләргә һәм призлы урын яулаучыларга Диплом белән медальләр һәм “Татарстан чаңгы юллары – 2023” логотибы төшерелгән башлыклар тапшырылды.
Бүген Теләче чаңгы базасында узган масскүләм чаңгы ярышларының барышы һәм җиңүчеләре белән “Теләче” газетасыннан таныша аласыз.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев