Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өченче районкүләм Ифтарда

Бүген, ягъни 11 апрель көнне, Рамазан аеның егерме беренче көнендә “Хәкимова” шәхси предприятиесенә караган “Маяк” кафесында өченче тапкыр районкүләм Ифтар булып үтте.

Бу юлы әлеге хәерле гамәл район авыл хуҗалыгы предприятиеләре иганәсенә үткәрелде.  
Районбыз мөхтәсибе, Төньяк төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев алып барган  күркәм чарада муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән Татарстан Диния назәрәте Рәисенең беренче урынбасары, Кол Шәриф мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов  катнашты һәм чыгыш ясады. Бер уңайдан алар һәрбарчабызга туры юлны күрсәтүче хөрмәтле һәм сөекле мөхтәсибебез Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевны туган көне белән дә котлап уздылар. Без дә әлеге ихлас теләкләргә кушылабыз һәм хәзрәтебезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм хәерле эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
Район башлыгы үзенең чыгышында районыбыз тормышы, аның бүгенгесе белән таныштырса, Илфар хәзрәт Хәсәнов үтемле тел белән һидәятне ачык бәян кылучы изге китабыбыз Корьәннең әһәмияте турында зур тәрбияви көчкә ия вәгазь сөйләде. 
Ифтарда катнашучылар башта Корьән – хафиз яңгыраткан Корьән аятләрен һәм азанны тыңладылар, аннары, саф-саф булып тезелеп, бергәләп ахшам намазын укыдылар. Ахшам намазыннан соң  “Маяк” кафесы пешекчеләре һәм хезмәткәрләре әзерләгән соң мул сыйлы залга уздылар.  Ифтарда катнашучылар дога кылып, аларга рәхмәт укыдылар.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев