Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Очрашу булды

Бүген, ягъни 6 сентябрь көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов Теләче урта мәктәбе базасында эшләп килүче Яшь сайлаучылар клубы әгъзалары белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Теләче районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе - Рафаэль Яруллин белән сәркатип Айгөл Гыйниятуллина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова, Теләче урта мәктәбе директоры Айнур Хафизов һәм мәктәпнең тарих, җәмгыять белеме укытучылары катнашты. Әлеге чара Яшь сайлаучы көне кысаларында узды. Яшь сайлаучы клубы әгъзаларының күбесе 2024 елның март аенда булачак Россия Федерацияcе Президентын сайлауларда беренче тапкыр тавыш бирәчәкләр. Районда беренче тапкыр тавыш бирүчеләр саны 160 кеше исәпләнә. Чара яшьләрнең хокукый культура дәрәҗәсен күтәрү һәм электораль активлыгын арттыру максатында үткәрелде.

Аңарчы муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова белән берлектә, җәмгыять белеме буенча 6 Г сыйныфында “Кеше һәм аның эшчәнлеге” дигән темага үткәрелгән “Ачык дәрес”не карады. Дәресне мәктәпнең җәмгыять белеме укытучысы Марат Ибраһимов үткәрде.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев