Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ок­тябрь ае­на ха­лык сы­на­мыш­ла­ры

Хөр­мәт­ле уку­чы­ла­ры­быз, сез дә игъ­ти­бар итеп ка­ра­гыз әле, сы­на­мыш­лар рас ки­лер ми­кән.

24 октябрьдә иртән кар очса, кыш суык килер.
25 октябрьдә йолдызлар якты яналар икән – суыта, тонык икән – җепшек карга, зәңгәр төсмер белән балкып янсалар – кар көтегез. Балкучы йолдызлар бик күп икән, киләсе елда борчак уңар.
26 октябрьдә көньяктан тиз-тиз агучы болытлар я яңгыр, я кар алып килә.
27 октябрьдә  аякка иярерлек пычрак икән, 4 атнадан чын кыш килер.
28 октябрьдә аяз күктә ай зур алкалар белән киртәләнә икән – суыкларга, әгәр түгәрәкләр кызыл булса – җил һәм карга ишарә.
29 октябрьдә җир яртылаш яфрак, яртылаш кар белән каплана.
30 октябрьдә яңгыр яуса – кыш суык килер. Аяз булса, җылы кыш көтегез.
31 октябрьдә айны күзәтәләр. Әгәр мөгезе төньякка караган, ә болытлар көньякка таба йөзә икән, якын көннәрдә явым-төшем көтелми. Әгәр “мөгез” көньякка карап, болытлар төньякка таба юл алса, ноябрьне елак көннәр башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев